Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Театр –хыяллар дөньясы »

 Театр — яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

                          Г. Тукай

25 март көнне Россия халыкларының мәдәни мирас елы һәм Бөтендөнья театр көне уңаеннан Яңа Кырлай авыл китапханәсендә урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Театр - хыяллар дөньясы» дип исемләнгән әдәби – театраль тамаша үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - театр сәнгатен популярлаштыру, мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук фольклор әсәрләренә кызыксынуны арттыру, сөйләм техникасы, театр уеннары белән таныштыру.

Чара барышында балаларга театрның барлыкка килү тарихы, театр куелышларының төрләре турында сөйләдек, «Театр - яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән презентация күрсәтелде, китапханәче театр көне уңаеннан төзелгән китап  күргәзмәсе белән таныштырды.