“Кошлар – табигатьнең күрке”
Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Яңа Кырлай башлангыч класс укучылары,укытучылары белән берлектә 4 апрель көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә “Кошлар – табигатьнең күрке” экологик бәйрәмен уздырды.Кичә кошлар турында шигырьләр,җырлар,уеннар белән алып барылды.
1 - Туган як кошлары турында мәгълүмат.
2- Кошлар турында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе
3 - Табышмак,мәкальләр әйтү.
4 - “Кошларны беләбезме?”-презентациясе белән танышу.
5 - Кроссворд чишү.
Соңыннан актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды.Кичәдә 24 бала катнашты.