Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Шәлъяулыгым иңемдә”

«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 43 нче филиалы-Яңа Кырлай авыл китапханәсендә киң даирә укучылар өчен  Русия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасын саклау елы кысаларында 3нче март көнне «Шәлъяулыгым иңемдә» дип исемләнгән  фольклор бәйрәме узды.

Кичәгә шәл бәйләү осталары чакырылды. Безнең авыл бәйләүчеләре үзләренең осталыкларын яшь буын белән бүлештеләр. 4нче һәм 6нчы класс укучылары Нурия, Раимә һәм Зөлфирә апаларның эшләрен кызыксынып карадылар, игътибар белән тыңладылар.Үзләре яшендә чакта  бу уңган ханымнарның кыз туганнары белән бер атнада бер шәл бәйләүләрен ишетеп күпләре гаҗәпкә дә калгандыр. Ә иң кызыгы - үз кулларың белән эшләп карау! Балалар бәйләү һәм мамык эшкәртү өчен кирәкле инструментлар белән танышу мөмкинлеге алдылар. «Оренбур шәлләре йомшак» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда рухи эшләнмәләр, татар мамык яулыклары турында китаплар, шәл бәйләү үрнәкләре язылган китаплар тәкъдим ителде.