Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“ Күңел матурлыкка омтыла”

2022 елның 23 февралендә күренекле рәссам Бакый Урманченың тууына 125 ел булу  уңаеннан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә “ Күңел матурлыкка омтыла”дип исемләнгән кичә, агачтан кырып ясалган зшләнмәләр конкурсы уздырылды .Кичә үткәрер  алдыннан “Бакый Урманче- сынлы сәнгатьнең аксакалы”-китап күргәзмәлеге төзелде һәм  авылдашларыбызның  агачтан кырып ясалган кул эшләренә конкурс игълан  ителде. Бу эшләрне  җыеп, күргәзмә төзедек. Мәктәбебезнең технология фәне укытучысы И.М.Солтанов белән берлектә бу эшләргә бәя биреп, нәтиҗәләр чыгардык.25нче февраль көнне  6нчы класс укучылары бу күргәзмәлекләр, рәссамның тормышы һәм  иҗаты белән таныштылар.

Рәссам Бакый  Урманче , үзен белә-белгәннән алып, әле рәсем ясавы, әле балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйнавы, бигрәк тә камыштан уенчык өй, тегермән коруын еш искә ала торган булган. Ул бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан. Үсә төшкәч, өйгә кирәкле эскәмия, урындыкларны, умарта ояларын үзе ясаган. Ә инде скрипкада уйныйсы килгәч, бу уен коралын да үзе ясаган.

Бала вакытындагы бу мавыгулар Бакый Урманченең бөтен иҗатында чагыла. Ул гомере буе сынлы сәнгатьнең hәр төре белән шөгыльләнгән, күпкырлы талант иясе булган. Аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шәмаилләр, рәсем сәнгатен hәм башкаларны үз эченә ала. Бакый абый җырларга, шигырьләр язарга яраткан.

70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган Бакый Урманче үз иҗатында татар халкының тормышын күрсәтү белән генә чикләнмәгән, башкорт, рус, казах, үзбәк, уйгур халыклары тормышын да тирәнтен тасвирлаган

 Бакый Урманче үз иҗатында бигрәк тә Тукай әсәрләрен үзәк урынга куя. Рәссам сүзләренә караганда: “Тукай рәссамнар өчен үзе бер чишмә. Тукайның һәрбер әсәре, минемчә, бик күп еллар агып, безгә шундый татлы чишмә суы биреп торыр. Бездән соң әллә ничә Урманче да чыгар, әллә ничә бүтән затлар да. Ләкин һәммәсе, Тукайга мөрәҗәгать итеп, шул Тукайны ясый бирерләр...”.