Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Серле әкият дөньясы»

4нче февраль көнне МБУ"Арча ҮКСы "ның 43 нче филиалы-Яңа Кырлай авыл китапханәсе яшь китап укучылар авазына күмелде, бездә янә кунакта Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары булды.

 Балалар өчен китапханә буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде, ә аннан соң без бергә әкиятләр дөньясына чумдык.

Һичшиксез, әкиятләрне олылар да, балалар да ярата... Ә әкият викторинасында катнашу тагын да кызыграк, биредә балалар үзләрен чын осталар итеп күрсәттеләр, әкият геройлары белән бергә вакытны күңелле үткәрделәр.

Кадерле укучыларыбыз! Әкиятләрне укудан ләззәт алыгыз, дөньяны яхшы яктан гына күрик һәм яңа очрашуларга кадәр, серле китаплар илендә сезне көтеп калабыз!