«Күңел җылысын кушып җепләргә»
2 энәдә оекбашлар бәйләү буенча мастер-класс. 1.Бәйләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү . 2.Бәйләүнең төп принцибын күрсәтү. 3.Балаларны кул эшләре күргәзмәсе белән таныштыру.
Яңа Кырлай авылы китапханәсендә яңа бәйләргә өйрәнүчеләр өчен 2 энәдә башмак бәйләргә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрелде . Мастер-класста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Безнең дәреснең максаты-энәләр һәм җепләр ярдәмендә, бәйләүнең төп принципларын белеп, матур оекбашларны бәйләргә өйрәтү иде. Безнең бурыч-балаларны нәтиҗәле эшкә җәлеп итү. Иҗади эшчәнлекне мотивацияләү; игелеклелек, үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышаныч атмосферасы тудыру. Китапханәче балаларга үзе башмак бәйләү үрнәген күрсәтте.Соңыннан балаларга авыл уңганнары-бәйләү осталары кул эшләреннән төзелгән «Күңел җылысын кушып җепләргә» күргәзмәсе тәкъдим ителде.