Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Һәр кешенең үз юлы"

Бүгенге көндә һөнәр сайлау яшүсмерләрнең иң төп бурычларының берсе булып тора, чөнки аларның алдагы тормышы нәкъ менә шуңа бәйле. Соңгы вакытта безнең җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә бу мәсьәлә бик актуальләшә бара. Укучылар яңа һөнәрләр турында аз беләләр, традицион һөнәрләр дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Китапханәбездә 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Һәр кешенең үз юлы"дигән чара узды,анда китапханәче укучыларга китапханәче  һөнәренең уңай һәм тискәре яклары турында ачыктан-ачык сөйләде.Сүз шулай ук башка һөнәрләр турында да барды.