"Яңа ел утлары"
Яңа ел-тылсымлы бәйрәм. Бу- җылы гаилә учагы , балалар көлүе һәм шатлык, бу- дуслар очрашуы, күңелле сюрпризлар, якты костюмнар, һәм, әлбәттә инде, бүләкләр.
31 декабрь көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында модель китапханә хезмәткәре белән берлектә "Яңа ел утлары" дип исемләнгән Яңа ел Бал-маскарады узды. Бу көнне төрле күңел ачу чаралары, конкурслар, җырлар, уеннар оештырылды. Яңа ел бәйрәменең иң көтеп алынган өлеше- "призлар уйнату" булды. Бәйрәм кичәсенең соңгы өлеше- "Яңа ел дискотекасы" . Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калды.