Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Яңа ел әкиятләре & Волшебная страна Кыш бабая»

Яңа ел- һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Яңа ел - һәрвакыт могҗиза, тылсымлы тамашалар, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр.

06 гыйнвар көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әкияти тамаша булып узды. Балаларны Габдулла Тукайның Шүрәле, Бүре, Кәҗә һәм Сарык  кебек әкият һәм шигырь геройлары каршы алды. Бәйрәмнең аерылгысыз өлеше Кыш Бабай һәм Кар кызы булды. Чыршы, музыка, матур бизәлеш, балкыган гирляндалар бәйрәм хисен тудырдылар. Әкият геройлары белән очрашу;  җыр, бию, төрле конкурслар, уеннар балалар күңелендә  озак сакланыр.