"Яңа елны көткәндә"
Яңа елда барыбыз да могҗиза көтә! Балачак – хыялларга бай чор ул. Без яңа елда иң изге теләкләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашырылыр дип өметләнәбез. Иң яраткан бәйрәмебез, Яңа ел алдыннан Тукай-Кырлай модель китапханәсендә IIнче сыйныф укучылары белән әзерләнгән театраль тамаша оештырылды.
Балалар Алып баручы,Куян, Кар малае, Бүре һәм Төлке кызлары образларын үзләштерделәр. Тамаша бик җанлы, кызыклы һәм истә калырлык булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкияттән бик канәгать калдылар.