Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Илнең төп законы"

12нче декабрь Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә "Илнең төп законы"- дип исемләнгән хокук сәгате узды.Төп законыбыз гражданнарның хокукын һәм иреген саклый. Конституциябезнең төп принциплары илебез төбәкләренең тотрыклы үсешен , дәүләтнең тотрыклы булуын гарантияли. Төп закон кабул ителгәннән соң узган елларда илебез, республикабыз социаль-икъдисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә мәгълүм үзгәрешләр кичерде. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керә. Граданнарыбызның иҗади сәләтен ачу, милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм әлбәттә, үтәргә бурычлы.

Балалар өч командага бүленеп, сорауларга җаваплар яздылар. "Основной закон государства"- китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.Чарада 10 укучы катнашты (6класс).