Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Сатып алганың сыйфатлымы?"

9 нчы декабрь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә Арча территориаль кулланучылар хокукларын яклау органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И. Абдуллина белән очрашу кичәсе узды. Ләйсән Ильсуровна авылдашларыбызның күп сорауларына җавап бирде,бик эчтәлекле чыгыш ясады.

Без барыбыз да кулланучылар - көн саен нинди дә булса товар сатып алабыз һәм безгә төрле өлкәдә хезмәт күрсәтелә. Ләкин сатучылар гына кешеләргә һәрвакыт яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтә дип әйтеп булмый. Сәүдә нокталарында сатучыларның тупаслыгы, сыйфатсыз товар сату очраклары һәрберебезгә таныш. Шуңа күрә һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш. Кичәнең төп максаты шуннан гыйбарәт булды. Китапханәче Н.Н.Әхмәтҗанова катнашучыларга презентация тәкъдим итте һәм теманы яктыртучы китап күргәзмәлегенә күзәтү ясады.