Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Тел күрке-сүз” “Безнең мирас” журналы.

Халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән тамырлы әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре – милли мирасы бар.«Безнең мирас» журналы битләрендә ерак гасырлардан сакланып килгән тарихи, дини-иҗтимагый хезмәтләргә, борынгы һәм хәзерге заман әдәбияты үрнәкләренә, сәнгать әсәрләренә бәйле мәгълүматларга киң урын бирелә,чорыбызның мөһим вакыйгалары, әдәбият, сәнгать яңалыклары яктыртылып барыла.11нче ноябрь көнне Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә «Безнең мирас» журналының баш мөхәрриренең юбилее уңаеннан журналларга күзәтү ясадым,укучыларыбыз да Л.Лерон иҗатын бик яратып, инстадусларыбызга тәкъдим иттеләр.