Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

#Увойнынеженскоелицо. Тәскирә апа Мортазина.

 

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз  очрашканнар.Авылыбызда бөтен кешедә дә шул хәл... Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".Тәскирә Заһидулла кызы Мортазина 1930нчы елның 1июлендә Яңа Кырлай авылында туган. Яшьли әтисез,кырык яшьтән ирсез калган. Алты баланы укытып,аякка бастыра. Аллаһка рәхмәт белдереп, тормышка сөенеп яши бүген Тәскирә апа. Улы Фарук,килене Нурия гаиләсендә матур,тыныч картлыкта яши.