Бүген бездә кунак бар!
Дөньякүләм Әдәби марафон проекты җитәкчесе,шагыйрь Раил Мәүлет улы Гатауллин- китапханәбез кунагы.
Әдәби марафон проектының максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап-журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар, рухларын һәм белемнәрен ныгыталар. Ә инде китапханәләр өчен бу китап укучыларны тагын да күбрәк җәлеп итү дигән сүз.