Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Сагындыра шул чаклар...»

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында эшләп киткән авылдашларыбыз белән бик матур  очрашу кичәсе узды.Һәр чорның үз мәшәкате,күңелле булып истә калган мизгелләре була. Концерт,төрле конкурслар, кичәләр, агитбригада белән басуларда, ындыр табагында чыгыш ясаулар- барысы турында сөйләшеп, искә алып утыру күңелләрдә озак сакланыр.