Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«У войны не женское лицо…» Сания апа Хашимова

Хашимова Сания Нурулла кызы 1930 нчы елда Печмәнтау авылында дөньга килә. Әтисе  сугышка чыгып китә. Әнисе бу авыр елларда өч бала белән кала. 1957нче елны Кенәр авылы егете белән тормыш корып, тату гаилә булып яшиләр. Ире Фоат белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Сания Нурулла кызы яшьлегендә Кенәр больницасында кастелянша булып эшли.Тормыш җиле бәхет эзләп Казахстан якларына илтә. Күп еллар читтә яшәргә туры килә.  Бүгенге көндә улы Марат гаиләсе тәрбиясендә яши. Сания  апа тәмле телле, йомшак күңелле, җор телле. Ул балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары тормышына сөенеп, бүгенгесенә шөкер итеп Яңа Кырлай авылында гомер итә.Сания апа белән әңгәмәне https://vk.com/id102037017 яки  Instagram  novokrlayskayabib  битләреннән карарга була.