Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Дуслык-зур байлык»

  Дуслык турында бик күп шигырьләр,җырлар бар. Әкиятләр, хикәяләр, мәсәлләр...Кеше дусларсыз яши алмый. Булмаса, әлбәттә аны табасы килә,чөнки дуслык бит ул- зур байлык, дөньядагы иң кирәк нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бу тормышта үзен бәхетле итеп хис итә ала. Юкка гана әйтмәгәннәр бит,- "Дустың булмаса- эзлә, тапсаң-югалтма". Беренче класс укытучысы Рәмзия Мәдрәсүл кызы белән берлектә китапханәдә бик матур кичә уздырдык. Балалар дуслык турында матур әдәбият белән таныштылар, җырладылар, мәкаль -әйтемнәрнең ахырын язып бетерделәр, соңыннан интерактив идәндә уеннар уйнадылар.