Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Туган тел ул – безгә әманәт. Әманәткә итмик хыянәт!»

2021 - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шушы уңайдан китапханәдә Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Р.Зарипова белән берлектә «Туган тел ул – безгә әманәт. Әманәткә итмик хыянәт!»- дип исемләнгән кичә узды.

Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да инде. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.Туган тел һәркем өчен дә газиз. Туган телебезне, туган як тарихыбызны, туган телдә нәшер ителүче басмаларны барлау, халыкка таныту максатыннан үткәрелде бу матур чара .