Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Мәңге калды Тукай Кырлайда”

 

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Арча районы җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.

Бу чарада балаларны авылыбызның  Сәгъди абзый йорты һәм Әхмәтхан бай йорты (Г.Тукай  музей комплексына керәләр, төп йортында без алдагы елда булдык) белән таныштыру. Шулай ук районыбызның  2009 елда ачылган Казан арты«Казан арты» Арча тарих-этнография музее белән таныштырдык. Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча җирлегендә дөньяга килгән.  Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее шул юнәлеш буенча 1995-нче елдан бирле эшли  .Балаларга «Әлифба» музее , Мөхәммәт Мәһдиев музее турында да аңлатма бирдек.