Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Без тарихта эзлебез!»

       Кичәбез кунаклары алдында Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ,аның җитәкчелеге,башкарган эшләре турында;Татар хатын-кызлары яратып кигән-калфак,чүәк-читекләр турында сөйләдек,күргәзмәгә обзор ясалды.Безнең мирас журналының соңгы санында басылган зыялы хатын-кызларыбыз турындагы (Биктимирова Т.Кызлар язмышы –милләт язмышы.\\Безнең мирас.-2016.-№12) язма кунакларыбызда зур кызыксыну уятты.Соңыннан татар халык җырларын тыңлап чәй өстәле артында алдагы планнар турында сөйләштек, катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.