«Китаплар дөньясында»
Бүген бездә кунакта Вәсилә Гарифҗановна балалар бакчасының өлкәннәр төркеме белән.Балалар китапханәнең балалар бүлегендә әкиятләр тыңладылар,әйләнә-тирәне китаплар аша өйрәнделәр,үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Китаханә кинозалында яраткан мультфильм геройлары белән очрашып ,интерактив уеннар уйнадылар.