Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Арча районы Яңа Кырлай авылында “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә ачылды.

 Арча районы Яңа Кырлай авыл китапханəсе “Мəдəният” гомумдəүлəт “Мəдəни мохит”  федераль проекты кысаларында  2020 елда муниципаль модельле китапханəлəрне төзүгə конкурс нигезендə сайлап алуда җиңүче булып,  5 миллион сум күлəмендə грант отты.  Китапханəдə интерактив идəн, телевизор, "Мини-шəһəрчек" дигəн йомшак келəм һəм уңайлы урындыклар белəн җиһазландырылган балалар зонасы оештырылды. Шулай ук биредə татар һəм рус теллəрендə мультфильмнар карарга, аудиокитаплар тыңларга мөмкин. Дискуссия, түгəрəк өстəл артында сөйлəшү, əңгəмə кору өчен дə шартлар тудырылган. Китапханəгə кереп заманча компьютерлар артында да үзеңə кирəкле мəгълүматны таба аласың.Өр-яңа китаплар белән тулыландырылган китап фонды укучыларны үзенә җәлеп итеп тора.