Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Чәчкәләргә сезне тиңлибез!»

2020 нче ел истәлекле даталарга бай ел.ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә-75, Арча районы оешуга 90 ел  уңаеннан авылыбыз китапханәсе ел башыннан фотосүрәтләр җыйды. Гаилә архивындагы элеккеге авылыбыз тарихына кагылган : авыл өйләре, бәйрәмнәр, мәктәп, китапханә, колхоз тарихына кагылышлы фотолар җыеп «Фотоларда-авылым тарихы» дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләдек. Татарстан һәм татарстан халкы тарихын үзебезнең авылдашларыбыз тормышы аша чагылдырдык. Бу фотокүргәзмә тагын да авылларыбызның гына түгел,ә бәлки милләтебез тарихына да  кагылышлы фотолар белән тулылыныр дигән өметтә, 7нче март көнне Яңа Кырлай авылы Мәдәният йортында узган  «Чәчкәләргә сезне тиңлибез!» дип исемләнгән бәйрәм концертында авылдашларыбыздан тагын бер кат гаилә фотоальбомнарын барлап чыгуны сорадык.