Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Минем бабам сугыш чоры баласы».

Сугыш! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәге әлегә кадәр әрни, чөнки алар үз бабаларының, туганнарының хәтта кайда күмелүләрен белми. Авылыбызда тол калган хатыннарның , әтисез калган балаларның санын санап бетергесез булды. Бабамның әтисе... Аның турында күпләребез сугыш турында китаплардан, кинолардан гына беләбез. Кайберләребез әби-бабаларыбыз сөйләвеннән белә. Ничек яшәгәннәр сугыш чоры балалары, нинди эшләр эшләгәннәр, күпме кайгы кичергәннәр... Кемнәр ятим калган? Авылыбызның шул буын кешеләрен, сугыш чоры балаларын искә алдык «Минем бабам сугыш чоры баласы» дип исемләнгән искә алу кичәсендә.