Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Үткән гомер бер мизгел...»

   

  4 нче октябрь көнне Яңа Кырлай Мәдәният йортында «Үткән гомер бер мизгел...»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.Табыннар артында чәйләр эчеп,хәлләр белешеп,яшьлекләрен искә алдылар,мәктәп коллективы,авыл яшьләре әзерләгән концерт карадылар.Китапханәдә өлкәннәргә “Ашыгыч ярдәм”дип исемләнгән дару үләннәре файдасы күргәзмәлегенә куелган китапларга обзор ясалды, кичә барышында китапханәче Ахметзянова Н.Н. җирлектә “Ак калфак” оешмасы оештырып җибәрү турында, аның эше, планнары белән таныштырды.