«Зәвыкны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк»
Мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезе укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлешенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне үз эченә ала. Бары тик рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып, гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак. Башлангыч класс укучылары өчен китапханәче мәктәптә әхлак уен-дәресе уздырды.