Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Сынмас рухлылар»

Декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Шушы ункөнлектә аларга даими игътибар бирү арта. Авылыбызда өйләреннән чыга алмаучы, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар. Алар янына өйләренә барып хәлләрен белеп, бераз гына күчтәнәч белән күңелләрен күреп, йөреп чыгу соңгы елларда матур гадәткә әйләнде.Бу елда мәдәният хезмәткәрләре белән алты гаиләдә булдык.