Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

« Белешмә – библиографик басмалар – синең ярдәмчеләрең»

19 нчы ноябрь көнне мәктәптә 5,6 класс укучылары өчен « Белешмә – библиографик басмалар – синең ярдәмчеләрең» дип исемләнгән  китапханә дәресе узды.

 Дәреснең максаты: укучыларны белешмә басмаларның төрләре белән таныштыру, аларны кулланырга өйрәтү. Белешмә басмалар белән таныштырып, аларны куллану тәртибен күрсәткәннән соң, балалар белән практик дәрес уздырылды. Балалар белешмә басмалардан үзләренә кирәкле информацияне табарга өйрәнделәр.