Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Викторина-уен «Ярый,ярамый»

Интернет – кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды. Әмма балаларыбызны үзенә йота барган интернет челтәренең тискәре яклары да бар . Моңа торган саен ныграк инанасың.  Балаларны Интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Компьютерны чыгарып ташлауның бер мәгънәсе дә юк, анысы.Интернетның файдасы: өстәмә белем алырга ярдәм итә; мәгълүмат эзләүне җиңелләштерә,гомумән,хәзер өй эшләрен дә балаларның күбесе интернеттан гына карап эшли.Кирәкме безгә интернет?-укучылар белән шул хакта сөйләштек, викторина сорауларына бергәләп җавап таптык. “Интернетның файдасы һәм зыяны.”-күргәзмәлеге эшләнде.