«Беренче кыңгырау дәрескә чакыра!»
1сентябрь көнне мәктәптә "Белем бәйрәме" гөрләп үтте. Бәйрәм килгән кунакларның котлаулары, укучылар чыгышы, җырлар белән үрелеп барды, 1 сыйныфка укырга керүче 6 укучыга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Уку алдынгылары,җәй көне күмәк хужалыкларда эшләгән укучылар мактау кәгазьләре,истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.