Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Әдәбиятлы һәм мәдәниятле”

 

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әдәбиятлы һәм мәдәниятле” исеме  астында Мәдәният дәресе үткәрелде. Авыл китапханәчесе Найлә Әхмәтҗанова һәм мәктәп китапханәчесе Фирдания Мифтахетдинова  көндәлеккә аңлатма бирделәр. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл ачып, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында аңлаттылар.