Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Авылымны сөям җаным-тәнем белән!”

  

 26 август көнне Яңа  Кырлай авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре коллективы белән берлектә авыл мәдәният йортында үзебезнең кече ватаныбыз туган авылыбызга багышланган «Авылымны сөям җаным-тәнем белән!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә  30 август- Республика  көне якынлашыр алдыннан утте. Бүгенге көндә без  чын мәгънәсендә туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз. Авылыбызның бүгенге тормышын булдырган ата-бабаларыбызның хезмәттәге батырлыкларына һәм иҗат казанышларына баш иябез.      

            Туган җир...Туган як...

            Йөрәккә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган                                 нигезе салынган авылы бар.Кая гына барсак,нинди генә илләр күреп соклансак та,туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый.Күнелгә туган якның һәр сукмагы,һәр агачы,һәр кешесе якын.Монда әти-әни.Бу –нәселебез башланган җир.

   Тамашачылар  авылыбыз үзешчән артистлары Фәнисә Галиева,Гөлзада Шәрәфетдинова,Шамил Хабриев,Фирзәр Минзиннар җырлавын , “ Йолдызлар”кызлар бию ансамбле  биюләрен яратып кабул итте.