Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне –мин патриот»

    Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.

   Яңа Кырлай  авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Дәүләт флагы көне уңаеннан, «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне –мин патриот» –  дигән темага хокук уены уздырды. Максаты: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Балалар соңыннан асфальтта рәсемнәр ясадылар,биеделәр,күп төрле уеннарда катнаштылар.