Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Ихлас күңел белән керик табигатькә»

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.Безнең алда яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы тора. Яңа Кырлай авылы китапханәсендә бу юнәлештә аеруча күп эшләнә, мәктәп укучылары, яшьләр белән кызыклы, мавыктыргыч  чаралар уздырыла.  Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Бу көнне китапханәдә яшүсмерләр өчен экологик бәйрәм узды.Ул ачык микрофон, презентация формасында узды. Соңыннан яшьләр парк һәм стадион территориясен чистарттылар: чүпләрдән арындырдылар,үләннәрен чабып,тигезләделәр.