"Сабантуй - 2019"
8 нче июнь көнне Яңа Кырлай авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәмдә китапханәче “ Күзне бәйләп уенчык кистерү”,”Кашыкка йомырка салып йөгерү”,”Чүлмәк вату” уеннарын оештырды.