Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Театр-милләтнең йөзек кашы" - әдәби-музыкаль кунакханә

Нәрсә соң ул театр? дигән сорау белән башлап җибәрдек бүгенге әдәби-музыкаль кунакханә кичен. Һәм без бу сорауга җавапны бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтә алыр идек.

Халыкка дәрес, гыйбрәттер театр,
Күңелдә сакланган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка,нурга илтә
Кире юлга җибәрми,уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр.
Тагын үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса еларсың...
Мөкаддәс ул,бөек ул,гали зат ул
Тәмам хөр ул,вә бик киң ул,азат ул.

Бүгенге кичәнең максаты да театр сәнгатенә карата мәхәббәт уяту аның тарихын, иҗатын барлау иде. Безнең Республикабыз театрларга бик бай икәнлеген презентация ярдәме белән аңлатылды. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г.Камал, В.И.Качалов, К.Тинчурин, Курчак театры, Казан яшьләр театрлары барлыкларын бельделәр. Кемнәрнең исемнәрен йөртә соң бу театрлар? дигән сорауга җавап таптылар.