Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

  Ташкичү авыл китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты.  Акция өч өлештән торды. Бер өлеше А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Икенче өлешендә  Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш.Галиев, Р.Корбан, Х.Халиков әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Өченче өлеше: А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып карадылар. Соңыннан әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Чара ахырында балаларга, китап күргәзмәсендәге, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова, Х.Халиков, Мөҗәһит, М.Фәйзуллина һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.