Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Газиз туган телем" (21 февраль – Халыкара Туган тел көне)

   Бүген татар дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Ташкичү авыл китапханәседә “Газиз туган телем” дигән исем астында танып-белү сәгате үтте. Шушы уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгын аңлатырга тырыштым. Китап укучыларга барлык илләрдә дә 21февраль - Халыкара Туган көне буларак бильгеләнә һәм кайдан килеп чыккан бу бәйрәм икәнлеген аңлатылды. Татар халкының бай мирасы: татар җырларын, мөнәҗәтләрен, табышмакларын, мәкалләрен, әйтемнәрен барладык. Шулай ук татар өендәге татар халкының көндәлек тормышында кулланылган самавыр, бишек, чигүле мендәр тышлары, остәл япмалары, чигүле карават каршылары турында сөйләнельде. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгәть әһелләре, якташлар Туган тел көненә, туган төбәкләрендәге мәктәпләрдә укучылар белән очрашуда катнаштылар. Ташкичү мәктәбе дә бик рәхәтләнеп “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Ильфат Файзрахманов һәм артис, укытучы, доцент Азат Зарипов белән җылы очрашу оештырды. Шулай ук кунаклар  Ш. Мәрҗани музеен да читләп үтмәде.