Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Супер әби!” 2019 Район бәйгесе

   14 февраль кичендә Яңа Кенәр мәдәният йортында “Супер әби! 2019” район бәйгесенең зона туры булып узды. Чарада 10 әби көч сынашты. Әйтергә кирәк, тамаша бик күркәм үзды, кайбер күренешләр күзгә яшьләр дә китерде, кайберләре чын күңелдән рәхәтләнеп көлде. Бу конкурста Ташкичү авыл китапханәсенең иң актив китап укучысы Мустафина Миләүша зона буенча 4 урынны яулады.