Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Ана булу-изгелекнең таҗы

20 ел инде Әниләр көне дә дөньяда нинди мактау сүзләре бар, барысынада да лаек булган иң якын кешеләребезгә хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән үткәрелеп килә. Быел да нәзберек кенә кар сибәләп торган ноябрьнең бераз салкынча, әммә матур бер көнендә Арча  мәдәният йортында шул уңайдан гаҗәеп җылы кичә оештырылды. Районыбызда танылган аналар бәйрәмнең кунакгы булып сәхнәгә күтәрелде. Шундый әниләрнең берсесе Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина иде. Яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзеп йөрүче районыбызның күрке булган затларның берсе. Чыннан да, искиткеч кеше ул. 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, югары исемнәргә ия булган Розалия ханым күптәннән лаеклы ялда  булса да җәмәгать эшенә кереп чумган. Җирлекнең ветераннар советы рәисе, “Гөмер тәгәрмәчләре”, “Акланган өметләр”  китаплар авторы, республика газеталарының актив хәбәрчесе, өстәвенә “Өммегөлсем” фольклор коллективы җитәкчесе дә ул.