Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Ут дус та, дошман да (Янгын куркынычсызлыгы айлыгы)

  Авыл китапханәсенә, янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, янгын куркынычсызлыгы темасына, Ташкичү бакча балалары театральләшкән тамашага чакырылды. Янгын куркынычсызлыгы нигезләрен кече чактан ук төшендерү бик мөһим. Балаларга янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәнлеге турында С. Маршак “Пожар”, “Про спички” әкиятләре аша аңлатылды. Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге трында уен формасында, төшендерергә тырыштым.“Урман патшалыгында” әкияти-тамаша балаларга аеруча ошады. Чөнки алар үзләре катнашлыгында узды. Чара барышында шулай ук “Ут дус та, дошман да” исем астында презентация күрсәтельде. “Янгынны сүндергәнче, булдырмау яхшырак”, “Уттан калмый, бурдан кала” дигән мәкальләр аша уттан сак булырга кирәклеге турында аңлатылды.