Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Уңышлары белән килде көз" Уңыш бәйрәме

Нәни дусларыбызның иҗади сәләтенләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү бәйрәмнең төп максаты булып торды. Программада көзге композиция, “Икмәк-табын кояшы” исем астында презентация карау, яшельчәләр ярдәмендә күңелле уеннар, җырлы-биюле чыгышлар. Бәйрәм уен-тамаша формасында барды. Нәни дусларыбыз бакча карачкысының табышмакларына бик теләп җавап бирделәр, куянкайга гөмбәләр җыюда булыштылар, көзге уңышларны урларга килгән төлкене “ду” китереп кудылар, “Бәрәңге утырту”, “Уңыш җыю” уеннарында рәхәтләнеп катнаштылар. Яшелчәләр тулы кәрзинне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Көзге бәйрәмне шулай зурлап уздыргангамы, быел көз тиз генә китәргә ашыкмады, үзенең җылы һәм матур көннәре белән безне озак сөендерде.