Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Өлкән яшьтәге алтын көз

Өлкәннәр көненә багышланган “Өлкән яшьтәге алтын көз” исем астында кичәбез мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчы, галим, дин әһеле, педагог Ш. Мәрҗани музееннан башланып китте.  Бу очрашу үткәннәрне барлап, бүгенгегә сокланып яшәү өчендә кирәктер. Музей хезмәткәре Гарифҗанов Мәсхүт, Мәрҗанинең тормыш юлын, Ташкичүдәге үткән яшьлеген, мәдрәсәсендәге алган гыйлеме турында сөйләде. Очрашуның икенче олеше мәдәният йортында чәй табыны янында дәвам итте. Авыл узешчәннәре, мәктәп укучылары бик матур концерт номерлары әзерләделәр. Кичә барышында өлкәннәр үзләре эшләгән чорларга әйләнеп кайттылар. Кызыклы вакыйгаларын сөйләп киттеләр, мөнәҗәтләр, бәетләр әйттеләр.