Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Шиһабетдин Мәрҗани - мәдәниятебез тарихында

  14 сентябрь көнне Ташкичү мәктәбенең Ш. Мәрҗани музеенда башлангы сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе узды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сузләре белән “Бу - безнең тарихыбыз, горурлыгыбыз” дип башланып китте мәдәният дәресе. Көндәлек нәниләребезгә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән танышырга ярдәм итәр дип уйлым. Укытучы Гарифҗанов М.З укучыларга Шиһабетдин Мәрҗани музее, авылыбыз тарихы, данлыклы Ташкичү мәчете турында мәгълүмат бирде. Музейдагы кичә җылы мохитта бик матур булды. Әлеге дәрес кысаларында 18 укучыга мәдәни көндәлек тапшырылды. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аның тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның моһимлеген аңлатылды.