Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Ташкичү җирлегендә Шиһабетдин Мәрҗани музее һәм чишмәсе ачылды.

Аларда күренекле шәхесләр, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бу чара мәгърифәтче, дин әһеле, күпкырлы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бүгенге көндә Ташкичү мәктәбендә авылның горурлыгы булып Мәрҗани музее урын алды, килгән кунакларны территориясенә куелган һәйкәле (шуның янында ук аның туганы Мәхмүт Галәүгә дә һәйкәл бар) каршы ала. Бу чара да шулар янында башланып китте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, музейны булдыруда һәм һәйкәлләрне төзүдә зур ярдәм иткән “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы, шулай ук якташыбыз Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Риман Гыйлемханов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Бу көнне Ташкичүгә махсус Мәскәүдән Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы Мәхмүт Галәүнең оныгының кызы Анастасия Галәветдинова да кайткан иде. Аннан кунаклар Ташкичү авылыннан ерак түгел генә урнашкан шулай ук Лотфулла Шәфигуллин тарафыннан төзекләндерелгән Мәрҗани чишмәсен ачарга юнәлде. Бу чишмәнең тарихы еракларга барып тоташа. Җиләккә килүчеләр дә чишмә суы белән сусавын баскан, юл янында гына булганга, узгынчылар биредә тукталган. Берара чишмә үзенең юлын югалткан иде. Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән ул яңадан үз агымын тапты. Иң кызыгы, бу чишмәгә яшь чагында Шиһабетдин Мәрҗани еш йөргән. Димәк, ул аның суын эчеп үскән.