Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең, күге аяз, җире гел чәчәк." Очрашу киче

Туган ил… Ул кайдан башлана? Һәркем өчен Туган иле ул туган җиреннән башлана. Кем өчендер ул – туган авыл, кем өчендер туып үскән шәһәредер.    Туган ил! Ватан! Туган җир Әти-Әни кебек үк кадерле.

Ташкичү мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан, Мәмсә авылы егете Хайруллин Фирдус белән очрашу киче узды. Ул махсус операциядән отпускага кайтты. Кичә барышында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рәдис Харис улы, Фирдуснең туганнары, күршеләре гаиләсенә һәм әнисе Нәзирә ханымга изге теләкләрен җиткезделәр. Матур, җылы, шул ук вакытта моңсу да кичәбез матур җырлар, туган якка мәхәббәт белдергән шигырь юллары белән үрелеп барды.