Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..!

   Сабантуй-татар халкының иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Бу хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабантуй бәйрәмен олылар гына түгел, балалар да түземсезлек белән көтә. Ә безнең Мамся авылы матур традициягә ия һәм ул хәзер дә дәвам итә. 8 июнь көнне Сабантуй көне иртәсендә, балалар өйдән-өйгә кереп, манган йомырка һәм башка бик күп тәм-томнар җыидылар. Йортның һәр хуҗасы балаларның килүен түземсезлек белән көттте. Традицион йомырка, конфет, печенья, тагын күп тәм-томнар өләштеләр. Балалар һәм өлкәннәр өчен бу чын бәйрәм. Әйе, татар халкы нинди генә кыенлыклар кичерсә дә, ул үзенең гореф-гадәтләрен, искиткеч бәйрәмнәрен игътибарсыз калдырмый. Бу байлык, матур гореф-гадәт, безнең авылда буыннан-буынга күчә бара.