Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кушкапка уеннары" - фольклор фестиваль

   Алгарыш һәм үсеш нәтиҗәсендә ниндидер уеннар онытыла, юкка чыга, ә кайсыберләренә кызыксыну мәңгелек. Шундыйлардан, Казан губернясының көнкүрешен өйрәнгән сәяхәтче һәм галим - Карл Фукс «Кушкапка уеннары» турында 1817 елда ук язган : “Икеле капка янындагы уеннар турында, «Кушкапка уеннары» сүзтезмәсе нәкъ шулай тәрҗемә иткән. Кар эреп, боз  киткәч, печән өстенә кадәр 8 атна буе, һәр җомга авыл капкасы янына яшьләр җыела. Төрле авыллардан төркем-төркем, гармун белән җырлар сузып, 10-12 авылдан бер җиргә җыелганнар. Бу күренеш Күлбаш, Мәмдәл, Битаман, Яке якларында Кушкапка уеннары дип атала”. Шушы “Кушкапка уеннары” фольклор фестиваль,  быел 2 июнь көнне Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә узды. Фольклор фестивальдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммеголсем” халык фольклор коллектив та катнашты Һәм 9 региональ фольклор фестиваленең “Кушкапка уеннары” дипломы белән бүләкләнде.