Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Атылган йолдыз” (Р. Насибуллина) Китап тәгъдир итү киче

   Китапханәдә Рузалия Насибуллинаның  “Атылган йолдыз” исемле китабын тәгъдир итү киче узды. Рузалия Ибраһимның әдәби эшчәнлеге турында, һич тә икеләнмичә, уңышлы иҗат итә дияргә нигез бар. Төп коралы-теленең халыкчан булуы, аның китаплары бер сулышта укыла. Тормышны сизгер тоемлап, аны үз йөрәге аша уздырып, үзенчәлекле образлар тудыра. Аның кыска хикәяләрен укыганда да зур дулкынлану кичерәсең, шуңа да аны укучылар бик тиз үз итә, язмаларын һәрдаим көтеп алалар. Бу китапта авторның “Атылган йолдыз” дип исемләнгән повесте һәм тормышчан, гыйбрәтле хикәяләре “Мәхәббәт хакына”, “Язмыш бүләге”, “Бер гөнаһ хакы”. урын алган. Повестьнең төп герое-нәни Наиләнең язмышы берәүне дә битараф калдырмас. Бу җиһанда беркем дә хаталардан хади булмас, әмма язмыш хаталарын төзәтергә һичкайчан соң түгел. Әсәр авторы безне әнә шул хакта уйланырга чакыра.